Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 15:09

Чүп контейнерына бүрәнә һәм такта төяп куйганнар

Бу контейнерлар мәйданчыгы кайсы урамда икәнен таныйсызмы, балтачлылар?!

Чүп контейнерына бүрәнә һәм такта төяп куйганнар
Чүп контейнерына бүрәнә һәм такта төяп куйганнар

Райондагы каты коммуналь калдыкларны җыю буенча “Эко-Сити” төбәк операторы җәмгыяте җаваплы. Алар 2 берәмлек техникада 176 контейнер мәйданчыгыннан чүп-чарны чыгаралар.

Биредәге җәмгыятькә берәр нинди  соравыгыз булса, Иске Балтач авылы, Совет урамы, 13нче йорт, “Үзәк” сәүдә үзәгенең 2нче каты адресы буенча офис ачылган, анда теләсә кайсы гражданин яки юридик зат төрле мәсьәләләр буенча тулы консультация алала.

Калдыкларны чыгару Башкортстан Республикасы Экология министрлыгы белән расланган график буенча башкарыла. Бу график бозылмый, тик менә район халкының контейнер мәйданчыклары янына автомобильләрен калдырулары, агач-такта бушатып китүләре  чүп-чар чыгару буенча эшен җитди кыенлаштыра. Шулай ук һава торышы да үз төзәтмәләрен кертә.

Чүп-чар чыгару мәсьәләсендә проблемалар булды һәм әле дә бар. Бу –куелган контейнерларга каты көнкүреш калдыклары гына салыр урынына агач ботакларын, төзелеш материаллары калдыкларын ташлау. Кайберәүләр бөтенләй контейнер янына гына бушатып китәләр. Онытмагыз – мондый чүп-чарны җыю һәм техникага төяү Төбәк операторы бурычларына керми. Кызганычка каршы, мондый күренешләр даими рәвештә күзгә чагыла.  Шушы көннәрдә генә Иске Балтач авылындагы Болын урамындагы контейнерларга иске бүрәнәләр һәм такталар төяп куйганнар. Шулардан пластиктан гына эшләнгән контейнерлар да ватыла бит. Аларны казан астына яки мунчага гына яксаң, яхшы булмас микән ул?!

Эко-сити” җәмгыяте төбәк операторының Балтач районындагы вәкиле Лилия Әхмәрова билгеләп үтүенчә, 2нче зона кулланучылары өчен “Каты коммуналь калдыклар белән эш итү” коммуналь хезмәте өчен түләү 2024 елның 1нче июльдән күп фатирлы йортларда бер кешегә 111,55 сум, шәхси секторда 113,30 сум тәшкил итә.

Халыктан түләүнең түбән җыелуы әле дә актуаль проблема булып кала. Әлеге көндә күп фатирлы йортларда  яшәүчеләрнең 886494,17 сум, ә шәхси секторда яшәүчеләрнең 8828386 сум бурычы җыелган.  Исегезгә төшерәбез: ике ай дәвамында түләмәгән очракта, “Эко-Сити” җәмгыяте төбәк операторы бурычын түләтү өчен судка мөрәҗәгать итә ала. Бүгенге көндә судта 700гә якын эш карала.

Район территориясендә якынча 456 юридик зат исәпләнә. Бүгенге көндә 143 килешү төзелгән. Районда һәм социаль-административ объектлар арасында эшчәнлек алып баручы эре юридик затлар белән килешүләр төзелгән, каты коммуналь калдыклар график буенча чыгарыла. Хәзерге вакытта әле килешү төземәгән юридик затларны ачыклау буенча актив эш алып барыла. Рейдлар үткәрелә һәм анда актлар төзелә.

Урамнардагы контейнерларны чүп-чарга күмелүен төбәк оператордан күргән булабыз.  “Матур гына иттереп” сүгеп тә алабыз. Янәсе, чүпне вакытында чыгармыйлар, өелеп ята ... Бу хәлгә килүдә алар гына гаеплеме?! Әлбәттә, юк...

Шул контейнерлар безгә барыбызга да яшәгән урыныбызны чиста тоту, халыкка уңайлы булсын өчен куелган. Ә безгә алардан кешечә файдалана белү генә кала...

Чүп контейнерына бүрәнә һәм такта төяп куйганнар
Чүп контейнерына бүрәнә һәм такта төяп куйганнар
Чүп контейнерына бүрәнә һәм такта төяп куйганнар
Автор:
Читайте нас: