Синоптиклар фаразлавынча, атнаның икенче яртысы Башкортстанда яңгырлы һәм салкын булачак.
Бүген, 24 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын. Көндез температура +17,+22дән артмаячак.
Пәнҗешәмбе көнне, 25 июльдә,шулай ук явым-төшемнәр фаразлана. Һава температурасы төнлә +8,+13, көндез +14,+19 градус җылы.
Җомга көнне, 26 июльдә, яңгыр, боз явуы көтелә. Һава температурасы төнлә +8,+13, көндез +14,+19 градус тәшкил итәчәк.