Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль , 13:07

Күз алдына китерә аласызмы: зират коймасын урлап алып киткәннәр

Менә сиңа кирәк булса. Зират коймасына да көн юк икән...

Күз алдына китерә аласызмы: зират коймасын урлап алып киткәннәр
Күз алдына китерә аласызмы: зират коймасын урлап алып киткәннәр

Бәләбәй районында чын мәгънәсендә күз алдына да китерә алмаслык хәл булган. Билгесез кешеләр халык акчасына профнастильдан куелган 80 метр койманы урлаганнар. Зират коймасына да көн юк. Бу хакта Бәләбәй районы Хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

Бу вандализм очрагы Мәкъсүт авылында булган. Акчаны халык үзе җыеп, иске койманы яңасына яңарткан булган.

“Билгесез кешеләр халык акчасына профнастилдан куелган 80 метр койманы урлаган. Өлкәннәрме яки яшьләрме – моны кем эшләгәнен белмим, әмма аларның үзләренең кече ватанына шундый мөнәсәбәттә булуы – бик кызганыч. Гаеплеләр ачыкланыр һәм үз җәзасын алыр дип ышанабыз”, – дип язган район Хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев.

Автор:
Читайте нас: