Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль , 21:56

Туймазыны су баскан

Ихаталар, гаражлар һәм берничә йорт су астында калган.

Туймазыны су баскан
Туймазыны су баскан

Койма яңгырлар аркасында Туймазы елгасы ярларыннан чыккан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, су дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле, кайсыбер ихаталар, гаражлар һәм берничә йортны су баскан.

Вакыйга урынына кичекмәстән коткаручылар барган. Алар бу хәлне контрольдә тота, үзгәрешләр булган очракта оператив рәвештә эш итәр өчен ихаталар буйлап йөри.

“Календарьда җәй мизгеле булуга карамастан, безгә су басу белән эш итәргә туры килә. Әлеге моментка кешеләргә эвакуация таләп ителми, – дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.  

Гадәттән тыш хәлләр  буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, йорт яны территорияләрен судан арындыралар. Оператив штаб эшли. Ситуация контрольдә. 

Автор:
Читайте нас: