Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль , 11:31

Ялларда яңгырлар көтеләме?

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Ялларда яңгырлар көтеләме?
Ялларда яңгырлар көтеләме?

Алдагы ялларда Башкортстанда яңгырлы һава торышы көтелә, кайбер районнарда яшенле фронт узачак, урыны белән боз явачак.

Бүген, 19нчы июльдә, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар, кайбер районнарда боз явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктантан талгын. Көндез +22, + 27 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә көнне, 20нче июльдә, һава торышы үзгәрмәячәк. Шулай ук кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә термометр баганалары +12...+17, ә көндез +22,  + 27 градус җылылык күрсәтәчәк.

21нче июльдә дә синоптиклар шундый ук фаразны ясыйлар. Бу көнне яшенле яңгыр булу ихтималы артачак. Алдагы көннәрдә яңгырлар көтелә.

Июль ахырында кадәр көндезге уртача температура +18, + 23 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: