Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль , 08:32

Менә, ичмасам, геройлар!

Яшь кенә малайлар бер ирне үлемнән коткарганнар.

Менә, ичмасам, геройлар!
Менә, ичмасам, геройлар!

17 июль көнне республиканың Наратасты авылы янындагы Шаран сусаклагычында яшүсмер малайлар - 17 яшьлек Даниил Тураев, 16 яшьлек Максим Гришуков һәм 16 яшьлек Айдар Хәбиров 49 яшьлек ирнең  гомерен саклап калганнар.Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, үсмерләр  су буенда ял иткән һәм бер исерек хәлдә булган ирнең су коенырга җыенганын күргәннәр. Теге ир суга кергән һәм күпмедер вакыттан соң кинәт күздән югалган.

Егетләр шундук суга чумганнар, су астында Айдар ир-атны табып, киеменнән эләктереп, өскә сөйрәгән. Даниил белән Максим аны ярга тартып чыгарганнар. 49 яшьлек ир бу вакытта инде аңсыз хәлдә булган. Егетләр югалып калмаган - ясалма сулыш ясап, йөрәген эшләтеп җибәргәннәр һәм 112гә шалтыратканнар. Шулай итеп, балалар ирнең гомерен саклап алып калганнар.

Даниил - Туймазы юридик көллиятенең беренче курс студенты, Максим белән Айдар – 9 класс укучылары. Алар барысы да Наратасы урта мәктәбен тәмамлаучылар.

Мондый батыр эшләре өчен үсмерләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ведомство бүләкләренә тәкъдим ителгәннәр.

Афәрин, егетләр! Менә, ичмасам, геройлар!

 

Автор:
Читайте нас: