Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль , 15:03

Биш кеше зиратта куркыныч инфекция йоктырган

Шуларның берсе – бала.

Биш кеше зиратта куркыныч инфекция йоктырган
Биш кеше зиратта куркыныч инфекция йоктырган

Уфада тычкан бизгәге белән авыручылар саны арта. Уфаның Орджоникидзе районы башлыгы Рөстәм Хәмитов хәбәр иткәнчә, зиратка барган вакытта биш кеше куркыныч инфекция йоктырган. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.

- Биш Уфа кешесендә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк ачыклаганнар. Авыручылар арасында – бер бала, - диелә чыганакта.

Белгечләр фаразлавынча, якын арада бу сан тагын да күбәергә мөмкин. Чөнки кимерүчеләр ялан-кырлардан кешеләр яшәгән йортлар тирәсенә күченә. Ә бу вакытта күпләр бакчада эшли.

Быел тычкан бизгәге белән авыручылар саны арту һава торышының коры булуына да бәйле, диләр: аларның нәселе нык үрчегән.

Автор:
Читайте нас: