Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль , 09:04

Бүген көзгегә карарга ашыкмагыз!

Тормышта ата-бабаларыбыздан килгән ырым-шырымнар күп. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Шулай да...

Бүген көзгегә карарга ашыкмагыз!
Бүген көзгегә карарга ашыкмагыз!

Тормышта ата-бабаларыбыздан килгән ырым-шырымнар күп. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ә шулай да...

Бүген, 18 июль көнне, ырым-шырымнар буенча көзгегә карарга ярамый. Ата-бабаларыбыз бу көнне көзгеләрне каплап яки яткырып куйганнар. Әгәр дә көзгегә карасаң, чирлисең, бәла-казага тарыйсың. Бу көнне көзге синең сәламәтлегеңне, бәхетеңне үзенә “суырып” ала, дип ышанганнар.

Көзгеләр белән ырым-шырымнар бихисап. Көзге үзенә күп энергия җыярга сәләтле. Өйгә яман уйлы, усал кеше кереп чыкса, аның артыннан ук көзгеләрне юеш чүпрәк белән сөртергә киңәш иткәннәр борынгылар. Шулай ук “көзге ватсаң – 7 ел уңышсызлык көт” дигән әйтем дә бар бит халыкта.  

Болар, әлбәттә, хорафатлар. Шуңа көзге ватылса да яхшыга юрарга һәм ышанырга кирәк.

Автор:
Читайте нас: