Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль , 15:12

Аю бозауларны ботарлаган

Бозаулар электр көтүчесе белән җиһазландырылган болында йөргән булган.

Аю бозауларны ботарлаган
Аю бозауларны ботарлаган

Соңгы вакытларда Башкортстанда аюларның күбәеп китүе нык сизелә башлады. Аюның малларга һөҗүм итүенең чираттагы очрагы теркәлгән.  Бу хакта “Дуван хәбәрләре” хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, Дуван районының Каракүл авылы янындагы электр көтүчесе белән җиһазландырылган болында бозау калдыклары табылган. Маллар бүленеп алынган урында, дип өйдә утыр инде. Белгечләр фикеренчә, бозауларга бер яшьтәге аю һөҗүм иткән.  Ерткыч корбанының күпмедер өлеше калган, димәк, теге аю кире кайтачак.

Күңелле хәлләр түгел инде бу. Аюларның авыллар янына килүе гомумән зур проблема. Ә аларның кеше малларына һөҗүм итүе – тагын зур бәла. Авыл халкы өчен мал зур әһәмияткә ия.

Автор:
Читайте нас: