Синоптиклар билгеләвенчә, республикага эссе һава торышы кире кайта.
Иртәгә, 15нче июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булырга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +12,+17, көндез +22,+27 градус эссе булачак.
Сишәмбе, 16нчы июльдә, яңгыр явуы ихтималлыгы саклана. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +12,+17, көндез +22,+27 градуска кадәр күтәреләчәк.