Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль , 22:05

Печәннәр беттеме? Башкортстанга койма яңгырлар килә

Урыны белән яшен, боз явуы, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәйюе ихтимал.

Печәннәр беттеме? Башкортстанга койма яңгырлар килә
Печәннәр беттеме? Башкортстанга койма яңгырлар килә

Башкортстанның күпчелек районнарында 12 – 13нче июльгә койма яңгырлар көтелә, көньяк һәм көнчыгыш районнарда аеруча көчле булачак. Урыны белән яшен, боз явуы, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәйюе ихтимал.

Таулы һәм көньяк районнарда елгаларда суның кискен күтәрелүе, яңгыр сулары җыелу һәм гидротехник корылмаларга агымның артуы көтелә.  Коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә елгаларда урыны белән су күтәрелү һәм түбән урнашкан участокларны су басуы ихтималы яный, ди Башгидрометеоүзәк белгечләре.

Автор:
Читайте нас: