Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль , 19:44

Машина – елгада, ә эчендә...мәет...

Башкортстанда эзләүгә игълан ителгән ир суга баткан машинасы эчендә табылган.

Машина – елгада, ә эчендә...мәет...
Машина – елгада, ә эчендә...мәет...

Зианчура районында эзләүгә игълан ителгән ир суга баткан машинасы эчендә табылган.  “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 4нче июльдә полициягә 1981 елда туган ирнең югалуы турында гариза килгән.

Эзләү вакытында Олы Ык елгасында, югалган кеше яшәгән Новопавловка торак пунктыннан 700 метр ераклыкта, әлеге ирнеке булган "ВАЗ-2114" автомобиле табылган.

Машинаны тикшерү өчен һәлакәт урынына водолазлар чыккан. Әмма ирне аларга кадәр полиция һәм урындагы халык тапкан.

Автор:
Читайте нас: