Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь , 21:54

Бакчасында хәзинә тапкан

Балтачлы бакча казыганда Екатерина II, Александр I, Александр II, Александр III, Николай I һәм Николай II дәверләренә караган тәңкәләр тапкан.

Бакчасында хәзинә тапкан
Бакчасында хәзинә тапкан

Балтачлы бакча казыганда Екатерина II, Александр I, Александр II, Александр III, Николай I һәм Николай II дәверләренә караган тәңкәләр тапкан.

Шушы көннәрдә балтачлы бакчасында эшләгәндә иске тәңкәләргә тап булган. Әйе, күпләр бакча казыганда иске тәңкәләр табалар. Тик бу очрак андый түгел. Монда бер урында гына дистәгә якын тәңкәләр килеп чыккан.

-Быел бакчаны тузганак басты. Шулардан котылырга уйлап, киртә буйларын да казып чыгарга булдым. Ул тирәне казыган да юк иде. Шулай итеп “рәхәтләнеп” казыганда, җир өстенә ике-өч ниндидер түгәрәк тимерләр килеп чыкты. Алып карасам, берсе 1814нче елгы тәңкә иде. Тагын да юк микән, дип көлеп кенә шул тирәне тирәнрәк казый башладым. Тагын биш-алты тәңкә килеп чыкты. Шунда ниндидер иске чүпрәк кисәкләре дә бар иде. Шул чүпрәккә төрелгән булгандыр да, - ди балтачлы.

Тәңкәләрдәге елларына карасак, балтачлы бакчасында Екатерина II (1764 һәм 1770нче елгы 5 тиен),  Александр I (1814нче елгы 2 тиен), Александр II (1869нчы елгы 5 тиен, 1876нчы елгы 1 тиен), Александр III (1883нче елгы 3 тиен), Николай I (1841нче елгы 1 тиен) һәм Николай II (1897нче елгы 1 тиен) дәверләренә караган тәңкәләр тапкан. Шулай ук алар арасында гарәп язулы бер тишек тәңкә дә бар.

Боларның барысы да бер урында булган. Димәк, кемдер һәм кайчандыр аларны бергә җыеп, күмеп куйган булгандыр.

Автор:
Читайте нас: