Уфада бишенче көн 20 яшьлек Карина Кашапованы эзлиләр. “ЛизаАлерт” волонтёрлары хәбәр итүенчә, 8нче майдан ук кызның кайда булуы билгесез.
Югалган кызның билгеләре: буе – 160 см, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт-кара күзле. Өйдән чыгып киткәндә өстендә нинди кием булганы билгесез.
Югалган кыз турында берәр нинди булса да мәгълүматка ия булсагыз - 8 800-700-54-52 яисә 112 телефон номерлары буенча хәбәр итә аласыз.