Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 11:33

Балтачлылар “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды

Бүген Башкортстанда “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында агач-куаклар утырту буенча гомумреспублика өмәсе узды.

Республика күләмендә игълан ителгән "Яшел Башкортстан" акциясенә Балтач районы халкы да актив кушылды. Оешма-предприятияләр һәм учреждение хезмәткәрләренең гомум тырышлыгы белән агач-куаклар утыртылды. Территорияләрне яшелләндерү эше балтачлылар өчен гадәти эшкә әверелде, дисәк тә була. Һәм бу дөрес тә. Ел саен районда паркларда, юл буйларында бихисап төрле агач үсентеләре утыртыла.

Бу чараның төп максаты - экология проблемаларына игътибарны җәлеп итү, Башкортстан Республикасы торак пунктларын яшелләндерү, аларга матур тышкы кыяфәт бирү, төбәктә экологик вәзгыятьне яхшырту.

Күңел җылысын кушып утырткан агачларыбыз шаулап үссен! 

Балтачлылар “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды
Балтачлылар “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды
Балтачлылар “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды
Балтачлылар “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды
Балтачлылар “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды
Балтачлылар “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды
Балтачлылар “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды
Автор:
Читайте нас: