Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель , 10:27

Әтисен үтереп, гаражга яшереп куйган

Ә туганнарына аны эзләшергә ярдәм иткән...

Әтисен үтереп, гаражга яшереп куйган
Әтисен үтереп, гаражга яшереп куйган

Уфада суд  37 яшьлек ир-атка карата “үтерү” мәддәсе буенча хөкем карары чыгарган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгелебулуынча, 2023 елның 3 октябрендә  республиканың хокук саклау органнарына гаражда пычак белән яраланып беткән 60 яшьлек ир гәүдәсенә тап булу турында хәбәр килгән. Үлгән ирнең улының җинаятькә катнашлыгы булуны ачыклаган, әмма бу вакытка инде ул, качып, Самара өлкәсенә кадәр барып җиткән, анда аны җирле ЮХХДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның 2нче октябрендә  үлгән  ир улы белән гаражга килгән булганнар. Әтисе  улын  акча тота белмәве һәм зур процентлы кредит  алуда гаепләгән. Улы кызып китеп, алар арасында  ызгыш килеп чыккан.  Конфликт барышында улы пычак алып, әтисенә берничә тапкыр кадаган. Ары таба гаражны бикләп, чыгып качкан.

Үлгән ир өйгә кайтмагач, туганнары эзләүгә чыкканнар. Аларга әтисен үтергән улы да “ярдәмг иткән”.  Икенче көнне  үлгән ирне табалар. Күп тә үтми теге кансыз улы машинасына утырып кача.

Суд аны 6 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.

Автор:
Читайте нас: