Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель , 08:28

“Аек авыл” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Кичә Уфада, “Торатау” Конгресс-холлында, “Аек авыл” республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

“Аек авыл” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
“Аек авыл” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Кичә Уфада “Торатау” Конгресс-холлында “Аек авыл” республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

2023 елның 1нче сентябрендә башланган конкурсның муниципаль этабына 52 муниципалитеттан 1070 гариза бирелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча 12 җиңүче билгеләнде, ә һәр номинациядә – өчәр.

Балтач районы Түбән Карыш авылы катнашучы Дипломына һәм 200 000 сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды. Түбән Карыш авылы китапханәчесе Рида Гомәрова "Аек авыл" конкурсына әзерләнүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Конкурс елдан-ел популярлаша бара. Башкортстан тәҗрибәсе белән күрше төбәкләр кызыксына, алар арасында Удмурт Республикасы, Татарстан, Якутия, Саратов, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае һәм башка төбәкләр.

Конкурс Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты акчасына һәм төбәк Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Русия Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова билгеләп үткәнчә, конкурсның иң төп нәтиҗәсе – авылларда уңай үзгәрешләр. Конкурста катнашу һәм җиңү авыл халкының яшәү рәвешен үзгәртә, кешеләрдә мәдәни вакыйгаларга, спортка кызыксыну барлыкка килә һәм алкогольгә тартылу югала. Ә иң мөһиме - халык дуслаша.

“Аек авыл” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
“Аек авыл” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
“Аек авыл” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
“Аек авыл” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
Автор:
Читайте нас: