23 апрельдә Башкортстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез боз явуы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә +9,+14, көндез +23, +28 градус тәшкил итәчәк.