Атна башында эссе көннәр өстенлек итәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Башгидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 22 апрель көнне, урыны белән яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы көндез +21,…+26 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе көнне, 23 апрельдә, урыны белән шулай ук кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан. Төнлә термометр баганалары +10,…+15, көндез +21,…+26 градус җылы күрсәтәчәк.
Чәршәмбедән бераз салкынайта төшәчәк. 24 апрель көнне күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +8,+13, төньяк-көнчыгыш районнарда +3 кадәр, көндез +13,+18, республиканың төньяк-көнчыгышында +8 градус җылы булуы фаразлана.