Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель , 12:55

Абыйсы 12 яшьлек сеңлесен мәсхәрәләгән

Хәзер инде үсмергә 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Абыйсы 12 яшьлек сеңлесен мәсхәрәләгән
Абыйсы 12 яшьлек сеңлесен мәсхәрәләгән

Бишбүләк районара суды балигъ булмаган яшьтәге үсмергә карата ике айга сак астына алу чик чарасын сайлаган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, үсмер 14 яше тулмаганга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылуда гаепләнә. Аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Әлегә билгеле булуынча, 22-25 февральдә үсмер сеңлесе белән өйдә булганнар.

“Абый” кеше дигәне 12 яше тулмаган  сеңлесенең бәләкәй булуын һәм  кече яшьтә булу сәбәпле аның белән кылынган гамәлләрнең асылын аңламавын, абыйсына актив каршылык күрсәтә алмаганлыгын, ягъни беркемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәвен белгән. Балигъ булмаган үсмер, алдан уйлап, үзенең физик һәм психик өстенлеген күз уңында тотып, җенси азгынлыгын канәгатьләндерү максатында, кече яшьтәге сеңлесенең ихтыяры һәм теләгенә каршы берничә тапкыр аны көчләгән”, – дип хәбәр ителә чыганакта.

Автор:
Читайте нас: