Бүген иртән Башкортстанның Белорет шәһәре буасында эте белән йөрергә чыккан бер хатын-кыз батып үлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Шаһитлар, бер кешенең буада боз астына төшеп киткәнлеген күреп, тиз арада ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткәннәр.
“Коткаручылар вакыйга урынына килеп җиткәч, суда эт булуын күрәләр, аны чыгаралар һәм эзләү эшләрен дәвам итәләр. Кызганычка каршы, 1977нче елгы хатын-кыз су астында табылган”, – дип хәбәр ителә чыганакта.