Башкортстан халкын җылы көннәр һәм кояшлы һава торышы көтә, ди үз фаразларында синоптиклар.
Аларның мәгълүматлары буенча, атна башыннан һава температурасы күтәрелә башлаячак - беренче эш көнендә +13 градуска кадәр җылылык көтелә.
Явым-төшем көтелми, ә төнлә -1 градуска кадәр салкынайтуы мөмкин.
Атна уртасында +17 градуска кадәр җылыта, ә ял көннәренә якынрак 20-25 градуска кадәр җылылык көтелә.
Җылы көннәр җитә, бакчаларга чыгар вакыт!