Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель , 13:26

Урам уртасында бер ир үзен пычак белән кискәләгән

Аны тоткарларга маташкан полиция хезмәткәрләренә дә эләккән. Нәрсә булган?

Урам уртасында бер ир үзен пычак белән кискәләгән
Урам уртасында бер ир үзен пычак белән кискәләгән

Бүген Уфаның Карл Маркс урамында полицейскийлар каза күргән вакыйга теркәлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, урам уртасында муенына пычак терәгән бер ир йөргән. Аны наркотиклар куллангандыр, дип шикләнәләр. 

Ир-атны тоткарлаганда ул үзенең йөзен кискәләгән. Адекват булмаган ир ары таба  полиция хезмәткәрләренә дә ташланган. Ике полицейский җәрәхәтләнгән. Ахырда ирне тоткарлар өчен бер полицейский табель коралын кулланган. Башта кисәтеп һавага аткан, ары таба иргә.

Вакыйга урынына килгән табиблар яңа ярдәм күрсәткән һәм дәваханәгә алып киткән.

Хәзерге вакытта сәер вакыйганың барлык шартлары да ачыклана.

Автор:
Читайте нас: