Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель , 13:37

Иртән чыкса, машинасы юк...

Соңрак машинасын елга уртасында таба. Нәрсә булган?

Иртән чыкса, машинасы юк...
Иртән чыкса, машинасы юк...

Бүген иртән ашыгыч хезмәтләргә Белорет районының Олы Инзер елгасы ярында бер машинаның елгага төшеп китүе турында хәбәр килгән.

Чакыруга оператив рәвештә Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары барган.

 Соңрак ачыкланганча, 9нчы апрельдә ир шундагы дачасына бара һәм “Toyota Noah” машинасын елга буенда калдыра. Иртән эшкә барырга кирәк дип чыкса, машинасы юк. Ул прицепы белән елгага төшеп киткән. Транспорт чарасын трактор ярдәмендә чыгарганнар.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Иртән чыкса, машинасы юк...
Иртән чыкса, машинасы юк...
Иртән чыкса, машинасы юк...
Иртән чыкса, машинасы юк...
Автор:
Читайте нас: