Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 апрель , 16:45

23 яшьлек егет дәваханәдә үлгән...

Кичә клубта атыш вакытында яраланган егет бүген, аңына килмичә, вафат булган...

23 яшьлек егет дәваханәдә үлгән...
23 яшьлек егет дәваханәдә үлгән...

Стәрлетамак дәваханәсендә Ишембай шәһәрендә яраланган 23 яшьлек егет вафат була.

Исегезгә төшерәбез, әлеге вакыйга “Усадьба” клубында 6нчы апрель төнендә булган. Анда ике төркем яшьләр нәрсәдер бүлешә алмаган. Катнашучыларның берсе травматик пистолет алып, атып җибәрә. Пуля бөтенләй чит кешегә - үтеп баручы яшь кешенең башына эләгә. Ул шунда ук егыла һәм аңына килми.

Зыян күрүчене нейрохирургия бүлегенә алып китәләр, ләкин табибларның коткару омтылышлары уңышсыз була, дип хәбәр итә “Mash” телеграмм-каналы.  

Пистолеттан аткан егет качкан, аны хәзер хокук саклау органнары эзли.

Автор:
Читайте нас: