Апрель башында Башкортстанда аномаль җылы булачак, дип фаразлый Башгидрометеоүзәк синоптиклары.
1нче һәм 2нче апрельдә һава температурасы көндез +5,+10 градуска кадәр күтәреләчәк, төнен -3,+2 градус булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, республиканың көньяк-көнчыгышында карлы яңгыр явуы көтелә.
3-5нче апрельдә республика территориясенә көньяктан җылы һава массасы киләчәк, шул сәбәпле, уртача температура нормадан 3-7 градуска югарырак булачак, дип аңлата синоптиклар. Бу инде аномаль җылы һава торышы көтелә дигән сүз. Көндез термометр баганалары +10,+15 градуска кадәр күтәреләчәк икән.