Кичә, 30 мартта, Уфада 13 һәм 14 яшьлек ике яшүсмер югалган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Алар әти-әниләренә башкаланың Шәфиев урамындагы “Чайка” балалар сәламәтләндерү лагеры янына барабыз, дип әйткәннәр. Әмма өйләренә кире кайтмаганнар, элемтәгә дә чыкмаганнар.
Үсмерләрне полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ирекмәннәр – барлыгы 170 кеше эзли. Эзләү өчен пилотсыз очу аппаратлары һәм кинологлар җәлеп ителгән.
Бүген Уфаның 6нчы пристане районындагы урман массивында югалган малайларның портфельләре табылган.
Әлеге урында водолазлар эшли башлаган.