Дүртөйле районында базда бер ир-атның үле гәүдәсен тапканнар.
БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, һәлак булган кешене аның туганнары тапкан. Кичә алар, килешенгәнчә, бәрәңге алырга килгәннәр, тик йорт хуҗасын беркайда да тапмаганнар. Күпмедер вакыт эзләгәннән соң, ир-атны базда үле килеш табалар.
Ирнең гәүдәсен чыгаруга коткаручылар ярдәмгә килә. Агулы газлардан чокырны җилләтәләр.
Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын билгели.