Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март , 21:31

Башкортстаннан вахтачы эш урынында аяксыз калган

Күпмедер вакыттан соң ул үлә...

Башкортстаннан вахтачы эш урынында аяксыз калган
Башкортстаннан вахтачы эш урынында аяксыз калган

Башкортстаннан ХМАОга эшкә киткән вахтачы аяксыз калган һәм ахырда үлгән. Бу коточкыч бәхетсезлек очрагы эш вакытында булган.

Башкортстанлы заправщик булып эшләгән. Бервакыт заправкага экскаватор килә. Аның водителе заправщикны күрми, экскаватор чүмече белән аның аягын кистергән.

Вахтачыны дәваханәгә озаталар һәм коткарып калу максаты белән аның аягын кисәләр. Ары таба ул ике ай дәваханәдә ята.

Инвалид коляскасына утыргач, ир-ат кайгысыннан эчә башлаган. Бер елдан соң зыян күрүченең организмы түзә алмый һәм ул үлә.

Ир-атның гаиләсе бу вакыт дәвамында эш бирүчене җаваплылыкка тарттырырга тырыша. Шушы көннәрдә билгеле булганча, суд эш бирүчегә производстводагы җәрәхәт өчен якыннарына миллион сум түләргә кушкан. Ике кызына 250шәр мең сум һәм хатынына 500 мең сум.

Ә менә шул фаҗиганең гаепле кешесе, экскаватор водителе, нинди дә булса җаваплылыктан качкан. Адвокат сүзләренчә, аңа карата озак вакыт җинаять эше кузгатылмаган. РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга шикаятьләрдән соң гына тикшерү эшен кузгатырга уйлыйлар. Ләкин ахыр чиктә, вакыйгадан соң күп вакыт узган дип, тикшерү эшләре туктатыла.  

Автор:
Читайте нас: