Көн-төн тигезлеге — Кояшның үзәге аның эклиптикада күренмә хәрәкәтендә күк экваторын аркылы үткән мизгеле. Бу көнне Җирнең бөтен көн белән төн озынлыгы тигез диярлек. Көн озынлыгы нәкъ ярты тәүлек — 12 сәгать булганлыктан, Кояш 6 да чыга, 18 сәгатьтә бата (җирле вакыт белән).
Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Борынгылар аны Нәүруз бәйрәме дип атаган. Нәүруз - Көнчыгыш календаре буенча Яңа елның беренче көненә - 21 мартка туры килә. 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атыйлар.
Чөнки бу көнне Кояш җир шарының ике ярымшарын да бертигез дәрәҗәдә яктырта башлый һәм Җир планетасында көн белән төн төгәл уникешәр сәгать дәвам итә.
Һәр икенче көн тагын да озынрак булачак һәм шулай 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк.