Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышы турында иттеләр.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген - язның беренче көнендә явым-төшемсез булачак, республиканың төньяк районнарында кар явуы көтелә. Җил көнбатыш, көньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасы көндез 0, -5, көнчыгышта +5 градус тәшкил итәчәк.
2 мартта, шимбә көнне, шулай ук явым-төшемсез. Төнлә һава температурасы -12, -17, төньякта -6, -11 градус. Көндез 0, -5, көнчыгыш районнарда +5 градус.
Якшәмбе, 3 мартта, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Төнлә һава температурасы -12, -17, төньяк районнарда -6, -11. Көндез 0, -5, көнчыгыш районнарда +5 градус булачак.