Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 февраль , 16:35

Спорт сөюче гаиләләр билгеләнде

Бүген, 29нчы февральдә, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Әти-әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” спорт уеннары гөрләп үтте.

Спорт сөюче гаиләләр билгеләнде
Спорт сөюче гаиләләр билгеләнде

Бүген, 29нчы февральдә, районда “Сбербанк” җәмгыяте көне үтте. Уфадан килгән биредәге җәмгыять вәкилләре төрле буын кешеләренә бихисап чаралар үткәрделәр.

Район Хакимияте һәм мәгариф бүлеге ярдәмендә алар олы буын кешеләре өчен  “Финанс грамоталыгы”, мәктәп укучылары өчен “Хыялыңа акча җый” дип аталган әңгәмәләр, Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы студентлары өчен “Сбер-квиз” интеллектуаль уен үткәрделәр. Район эшкуарларын “Сбербанк” җәмгыяте бизнес өчен күрсәткән мөмкинлекләр белән таныштырдылар.

Шулай ук Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Әти-әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” спорт уеннары үтте.

Катнашучыларны сәламләп мәктәп директоры Рәзилә Әминева, "Сбербанк"ның Башкортстан бүлекчәсе хезмәт хакы проектлары бүлеге начальнигы Руслан Миназов, биредәге җәмгыятьнең сату юнәлеше җитәкчесе Павел Чекеневлар чыгыш ясады. Руслан Рәмил улы киләчәктә дә мондый спорт чараларының дәвамлы булуын теләде. Катнашучыларны спорт бәйрәме белән тәбрик итеп, барысына да җиңүләр теләде.

Ары таба балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов ярышлар кагыйдәләре белән таныштырып үтте.

Бәйгедә Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләреннән Вәлиевлар, Низамовлар, Нигамәтуллиннар, Әхтәриевлар, Галимхановлар, Яхиннар, Галимҗановлар, Әюповлар һәм Салимовлар гаиләләре төрле ярышларда көч сынашты.

Уеннар күңелле һәм истә калырлык булды, алар әти-әниләрнең һәм балаларның көчен һәм җитезлеген генә түгел, ә алар да һәр команданың бердәмлеген чагылдырды.

Һәр уен мавыктыргыч һәм киеренке барды. Ә җанатарлар үз чиратында аларны кызыксынап күзәтте. Барлык гаиләләрне дә чын күңелдән җиңүгә дәртләндереп тордылар. Әти-әниләр балалардан бер дә калышмый җитезлектә, чыдамлыкта һәм егәрлектә көч сынашты. Һәр команда җиңүгә зур омтылыш белән сынауларны үтте.

Ярыш булгач, җиңүчеләре дә була инде. Жюри әгъзалары ярышларга йомгак ясап, нәтиҗәләрне игълан итте. Галимҗановлар гаиләсе  үзен иң җитезе һәм өлгере итеп танытты. Икенче урынны – Салимовлар, өченче урынны Әюповлар гаиләсе  яулады.  Барысына да истәлеклә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Бу көнне гаиләләр алган күтәренке кәеф һәм бик күп уңай тәэссоратлар алар белән озакка калыр, дип ышанасы килә.

Автор:
Читайте нас: