Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 февраль , 13:40

Канкоеш: баласы алдында хатынын кыйнаган

Хатынын башта тукмаган, ары таба чүкеч белән дә кыйнаган.

Канкоеш: баласы алдында хатынын кыйнаган
Канкоеш: баласы алдында хатынын кыйнаган

Иглино авылында яшәүче гаиләләрнең берсендә  канкоеш теркәлгән: ир хатынын бик каты кыйнаган, үтерергә янаган, чүкеч белән суккан. Бу хәл 31 декабрь көнне кечкенә бала күз алдында булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

“Башинформ” агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз  чыганагы хәбәр итүенчә, Яңа 2024 ел алдыннан  хатын хәмер эчкән, иренә исә бу ошамаган. Ул хатынына йодрык белән ташланган. Хатын полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

“Күрсәтелгән адрес буенча килгән полицейскийлар гаиләдәге ызгышны тикшерә башлаган. Хатын ирен полиция бүлегенә алып китүләрен үтенгән. Полицейскийлар исә моның өчен гариза язарга кирәк дип аңлаткан, әмма хатын кискен рәвештә баш тарткан, иренә каршы берни язмаган. Полиция хезмәткәрләре сугыш чукмарын алып китмәгәннәр”, – ди агентлык чыганагы.

Соңрак ир тагы хатынына кул күтәргән, хәтта чүкеч белән суккан. Гыйнвар аенда кыйналган хатынга экспертиза үтәргә юллама биргәннәр. Хатын тикшерү үткән.

“Бүгенге көндә суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча  Иглин районында яшәүче хатынның ирен закон белән билгеләнгән җаваплылыкка тарттырачаклар”, – диләр Эчке эшләр министрлыгында.

Үтерү белән янаганы өчен иргә җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин. 

Автор:
Читайте нас: