Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 февраль , 08:49

Имтихан тапшырырга дип киткән һәм эзсез югалган

Күп вакыт үзгач кына 17 яшьлек үсмерне үле килеш табалар.

Имтихан тапшырырга дип киткән һәм эзсез югалган
Имтихан тапшырырга дип киткән һәм эзсез югалган

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан 17 яшьлек егетнең билгесез югалуы сәбәпле кузгатылган җинаять эше тикшерелә, аның гәүдәсе соңрак урманда табыла.

Шул ук вакытта, һәлак булган егетнең туганнары җинаять эшен тикшерү барышы белән килешмәүләрен белдерәләр, булган хәлнең үз версиясен таләп итәләр. Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Тикшерү комитетының БР буенча идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга тикшерү барышында билгеләнгән хәлләр турында доклад тәкъдим итәргә кушкан.

2023 елның 31нче маенда полициягә Чиләбедә яшәүче хатын-кыз югалган улын табуны сорап мөрәҗәгать иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, үсмер дәү әнисеннән 28нче майда имтихан бирергә дип чыгып киткән. Әмма уку йортына барып җитмәгән.  Шул көннән башлап элемтәгә чыкмый башлый.

Полициягә яшь егетне эзләүдә волонтерлар, урындагы  халык, Хакимият хезмәткәрләре һәм Балакатай казаклыгы вәкилләре ярдәм итә. Балигъ булмаган баланың гәүдәсен ноябрьдә генә урманда табалар. Тикшерү аның белән нәрсә булганын ачыклый.

Автор:
Читайте нас: