Башкортстан студентлары “Судентлар стартабы” грантлар конкурсында катнаша һәм үз бизнесын ачу өчен 1 млн сум акча ала ала. Конкурста катнашу өчен гаризаны 2024 елның 15нче апреленә кадәр бирергә мөмкин. Бу хакта тулырак "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Конкурста бакалавриат, белгечлек, магистратура һәм аспирантура студентлары, шул исәптән чит ил гражданнары катнаша ала. Проектлар җиде тематик юнәлешнең берсенә туры килергә тиеш.
Оештыручылар сүзләренчә, 2024нче елда үз проектын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумны 2 мең студент алачак — бу узган ел белән чагыштырганда 500гә күбрәк.