Башкортстанда көндезге сәгатьләрдә ашыгыч хезмәтләргә Стәрлетамак шәһәренең бер фатирында самогон аппараты герметиклыгын югалтып шартлаган, дигән хәбәр килгән.
Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә фатирның тәрәзә пыялалары коелып төшкән, дип хәбәр итә БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.
Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк, ә менә милеккә зур зыян китерелгән.