Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль , 20:54

Дүрт ел буена улын җәфалаган

Түзәр хәле калмагач, 14 яшьлек үсмер өйдән чыгып качкан.

Дүрт ел буена улын җәфалаган
Дүрт ел буена улын җәфалаган

Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Башкортстанда булган вакыйга буенча җинаять эше кузгатырга күрсәтмә биргән. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, Ишембайда бер ирнең дүрт ел буена 14 яшьлек үги улын җәфалап яшәгән. Ир малайның җенес әгъзаларына тибеп кыйнаган. Соңгы кыйнавында малайның каны ага башлый. Ул туганнарына барып ярдәм сорарга өлгерә.

Туганнарының берсе полиция бүлегенә гариза язган. Әлеге вакытта тикшерү эше башланган, Александр Бастрыкин Башкортстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе Владимир Архангельскийга үткәрелгән тикшерү буенча хисап тотарга кушкан.

Автор:
Читайте нас: