Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль , 12:17

23 февраль көнне хатынын үтергәнче кыйнаган

50 яшьлек хатынын үтергәнче тукмаган да, бернәрсә дә булмаган кебек, йокларга яткан.

23 февраль көнне хатынын үтергәнче кыйнаган
23 февраль көнне хатынын үтергәнче кыйнаган

Дүртөйле районара тикшерү бүлеге 42 яшьлек урындагы кешене “сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү” мәддәсе буенча гаепли.

БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 23 февраль кичендә ир белән 50 яшьлек хатын өйләрендә спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Соңрак иргә хатынының исерүе ошамый башлый. Ачуы чыгып, ул аның башына һәм тәненең башка өлешләренә куллары һәм аяклары белән күп тапкырлар суга, шулай ук берничә тапкыр башы белән ваннага бәрдерә. Ары таба, бернәрсә дә булмаган кебек, гаепләнүче йокларга яткан. Төнлә уянгач, ул хатынының тормыш билгеләре күрсәтмәвен күрә, ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар хатын-кызның үлемен раслый.

Элек бу ир пенсионер хатын-кызны үтергән һәм әнисен тукмаган өчен хөкем ителгән булган. Гаепләнүче тикшерүдән качып йөрми, кылган эшен таный һәм булган хәл турында сөйли.

Автор:
Читайте нас: