Башкортстанда ике кеше газ белән агуланып үлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Бүген, 25нче февральдә, Яңавыл шәһәренең Куйбышев урамындагы шәхси йортта фаҗигале хәл теркәлгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 1996нчы елгы яшь ир һәм 1955нче елгы хатын-кыз һәлак булган. Соңрак ачыкланганча, алар әниле-уллы булган.
"Булган хәлнең нечкәлекләре һәм сәбәпләре билгеләнә. Янгын чыгу билгеләре табылмаган. Урында тикшерү-оператив төркем эшли", - дип хәбәр ителә ведомствода.