Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль , 10:50

Көннәр җылыта, диләр...

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә Башкортстанда +4 градуска кадәр җылытачак.

Көннәр җылыта, диләр...
Көннәр җылыта, диләр...

Алдагы көннәрдә Башкортстанда +4 градуска кадәр җылытачак. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 25 февральдә, термометр баганалары -6,-11, таулы районнарда 0,-5 градус күрсәтәчәк. Явым-төшем көтелми, җил көньяк-көнбатыштан талгын.

Дүшәмбе, 26 февральдә, шулай ук явым-төшемсез, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -13,-18, урыны белән -22,-27, көндез -2,-7, таулы районнарда +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 27 февральдә,төнлә һава температурасы -12, -17, урыны белән -22, көндез -1, -6, көньяк-көнчыгыш районнарда +4 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: