Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 февраль , 10:15

Март ае нинди булыр?

Кар-бураннар да, көчле суыклар да булырга мөмкин әле.

Март ае нинди булыр?
Март ае нинди булыр?

Русия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерүенчә, март бөтен Үзәк Русия территориясендә кыш ае булып калачак. 

Аның билгеләвенчә, бездә язның чын мәгънәсендәге беренче ае – апрель. Шул ук вакытта апрельнең 15ләреннән соң гына һава температурасының +15 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.

Белгеч сүзләренә караганда, кыш ахырына кадәр кар-бураннар да, җепшек көннәр дә, көчле суыклар да булырга мөмкин әле.

Вильфанд аңлатып үткәнчә, кышның үзгәрүчәнлеге океан температурасына, стратосфера халәтенә, башка сәбәпләргә бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә март кышкы ай буларак санала, һәм ай башыннан җылы һава көтүнең мәгънәсе юк.

Автор:
Читайте нас: