Гидрометеоүзәк синоптиклары төнлә көчле салкыннар һәм көндез җылы һава торышын фаразлыйлар.
Бүген, 22 февральдә, явым-төшемсез. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасы көндез -8, -13, таулы районнарында -3 градус тәшкил итәчәк.
23 февраль, җомга көнне, шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары -18, -23, урыны белән -27, -32, көндез -8, -13, таулы районнарында -3 градус күрсәтәчәк.