Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль , 19:29

Хатынының әнисен үтереп, урманга илтеп ташлаган

Мәетне яшергәндә үлгән хатынның кызы да ярдәм итә. Шундый кансыз кешеләр була микән?

Хатынының әнисен үтереп, урманга илтеп ташлаган
Хатынының әнисен үтереп, урманга илтеп ташлаган

Уфаның Калинин район суды 49 яшьлек иргә карата “үтерү” мәддәсе буенча хөкем карары чыгарган.Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, БР прокуратурасы хәбәре буенча, 2023нче елның октябрендә бер торакта яшәгән ир һәм аның хатынының әнисе арасында тиргәш-талаш чыккан.

Аш-су бүлмәсендә кияү кеше башта аның башына йодрыгы белән суга һәм пычак алып муенын, башын җәрәхәтли. Яраланган хатын шунда ук үлә. Кияү кеше әбисенең мәетен пледка һәм полиэтиленга төрә дә, берничә көннән хатыны белән Благовещен районындагы урманга илтеп ыргыта. Мәрхүмә хатынның кызы вакыйга турында полициягә хәбәр итеп тормый, аның әнисе берничә көн дәвамында хәбәрсез югалган булып исәпләнгән.

“Җинаятьне фатирда юылмыйча калган кан эзләре буенча ачыклаганнар. Полиция хезмәткәрләре шулай ук юл камералары буенча ир белән хатынның шәһәрдән чыгып, каядыр барып кайтуларын белгән”, – диләр ведомствода.

Кияү кеше гаебен таныган. Суд аңа 7 ел төрмә җәзасы билгели. Ул каты  режимлы төзәтү колониясендә утырачак. 

Автор:
Читайте нас: