Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль , 11:22

Абзар аркасында күршесен чәнчеп үтерә язган

Кызган ир күршесенең аркасына берничә тапкыр пычак белән кадаган.

Абзар аркасында күршесен чәнчеп үтерә язган
Абзар аркасында күршесен чәнчеп үтерә язган

Ир кеше күршесенә бүленмәгән ат абзары аркасында пычак белән һөҗүм иткән. Бу хакта “Mash-Batash” телеграмм-каналы хәбәр итә.

Миякә районының Усманка авылында ике гаилә арасында җитди генә вакыйга булган.

Билгеле булуынча, ул авылда хуҗасыз ат абзары бар, аны авылда яшәгән бердәнбер ике  гаилә тигез итеп бүлешергә карар иткәннәр. Башта ике гаилә дус-тату яшәгәннәр, шул абзарны сатып алып, икегә бүлеп, анда мал асрарга булганнар. Тик ахырда бер гаилә бу эштән баш тарта, чөнки аларның акчасы булмаган.

Шул вакытта икенче гаилә абзарны тулысынча сатып алган һәм күңел игелеге буенча дусларына бинаның өчтән бер өлешен кулланырга рөхсәт иткәннәр. Тик бер шарт булган – анда чучка карамаска. Бу хакта бергәләп сөйләшкәндә, күршесе ачулана һәм ат абзарының яңа хуҗасының аркасына берничә тапкыр пычак белән кадаган. Моның өчен аңа алты ел алты ел төрмә җәзасы билгеләгәннәр.

Автор:
Читайте нас: