Калтасы районында 15 февральдә үзәк район дәваханәсенә "көнкүреш химиясе продуктлары белән кискен агулану" диагнозы белән Түбән Качмаш авылыннан дүрт яшьлек бала китерелгән.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Калтасы районы буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кыз бала уен вакытында караусыз калган һәм бер капсула кер юу порошогын йоткан. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, баланы әти-әнисе белән бергә өенә кайтарып җибәргәннәр.