Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль , 13:37

Әнисен чәченнән тотып, баскыч буйлап сөйрәп йөрткән...

Шулай ук әтисен дә буган, күршесен кыйнаган.

Әнисен чәченнән тотып, баскыч буйлап сөйрәп йөрткән...
Әнисен чәченнән тотып, баскыч буйлап сөйрәп йөрткән...

Уфада әнисен чәченнән тотып, баскыч буйлап сөйрәп йөрткән һәм күршесен лифтта кыйнаган.

Билгеле булуынча, ир әти-әнисенә кунакка килгән булган. Нәтиҗәдә, барысы да сугыш-талаш һәм ашыгыч ярдәм чакыру белән тәмамланган. “UTV” хәбәр итүенчә, теге ир башта әтисенә ташланган һәм буарга маташкан. Ары таба әнисен чәченнән тотып, беренче катка кадәр баскыч буйлап сөйрәпа алып төшкән. Боларның барысы да күзәтү камераларына эләккән.

Бу вакыйга моның белән генә тәмамланмый – “кызган” ир шулай ук ярдәмгә чыккан күршесен дә кыйнаган. Шаһитлар билгеләвенчә, дулаган ир тыелган матдәләр кулланган булган.

Ирне ахырда табиблар алып китә, вакыйга урынында полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.

Фото: Видеодан скрин.

Автор:
Читайте нас: