Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль , 11:51

64 яшьлек ирне коткара алмаганнар

Янгын корбаннары арта…

64 яшьлек   ирне коткара алмаганнар
64 яшьлек ирне коткара алмаганнар

Салават шәһәрендә  коткаручылар янган фатирдан бер ирне алып чыккан, әмма медиклар аны коткара алмаган. Үткәрелгән реанимация чараларына карамастан,  өч бүлмәле фатирның 64 яшьлек  хуҗасы үлгән.

Янгын кичә, 20 февраль кичендә Ленин урамының биш катлы йортның соңгы катында чыккан. Коткаручылар фатирда кием-салым януын күргәннәр.  Янгын 3 кв.м. мәйданга зыян салган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында  аның сәбәбен дознаватель ачыклаячак.

Кызганычка каршы, республикада янгын очраклары кимеми. Күпчелек очракта мондый хәвефле очраклар гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Сак булыгыз!

Автор:
Читайте нас: