Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль , 20:39

Чүкеч белән тукмаганнар, колагын өзгәннәр...

Башкортстанда 27 яшьлек егетне урлаганнар һәм кыйнаганнар.

Башкорстанда 27 яшьлек Туймазы шәһәре егетен урлаганнар һәм каты кыйнаганнар. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, 3 февральдә яшь егетне билгесез кешеләр урлаганнар һәм телефонып тартып алып, подвалга бикләп куйганнар. Анда аны каты кыйнаганнар.

Егетне урлаган вакытта ир-атларның йөзләре битлекләр белән капланган була, алар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип танытканнар. Җинаятьчеләрнең ялган номерлы ак “Лада Веста” машинасында булулары билгеле.

Подвалда 27 яшьлек егетне чүкеч белән кыйнаганнар һәм колагын өзгәннәр. Каты җәзалаулардан соң аны күрше Октябрьский шәһәрендә ташлап калдырганнар.

Чын полиция хезмәткәрләре өч шикләнелүченең эзенә берничә көннән соң чыгалар. Алар Октябрьский шәһәреннән булып чыга. Ирләрнең берсе качкан. Бу кансызлыкның сәбәбе әлегә билгесез.

 

Автор:
Читайте нас: