Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль , 18:33

Хатынын үтергәнче кыйнаган

Иренә хыянәт итүен сөйләп биргән. Ары таба...

Хатынын үтергәнче кыйнаган
Хатынын үтергәнче кыйнаган

Иглин районында үз хатынын үтергән 46 яшьлек ир-атка   хөкем карары чыгарылган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, хәзер ир 6 ел һәм  6 ай гомерен ул  каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Тикшерү ачыклавынча, 2023 елның 26 декабрендә кич белән гаепләнүче 43 яшьлек хатыны белән кәеф-сафа корып утырган,  алар хәмер эчкәннәр. Ир белән хатын талашып китә, хатын иренә хыянәт итүен сөйләп бирә. Ачуы чыккан  ир хатынының башына һәм тәненең башка өлешләренә куллары белән суга,  аяклары белән типкәли башлый.

Кыйналган хатынның хәле начарая, ире аңа ашыгыч ярдәм чакырта, әмма килгән табибларга хатынның үлемен расларга гына кала... Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре шунда ук  полициягә шалтыраталар. Ир тикшерүдән качып йөрми. Ул кылган җинаятендә гаебен тулысынча таныган. 

Автор:
Читайте нас: