Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 09:30

Укучының кулында телефоны яна башлаган

Кәрәзле телефоннар белән дә сак булыгыз.

Укучының кулында телефоны яна башлаган
Укучының кулында телефоны яна башлаган

Башкортстанда укучының кулында телефоны яна язган. Бух акта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.  

Чыганактан билгеле булуынча, интернат-мәктәптә укучы малай кулында гаджет җылына башлый. Техника эрегән һәм төтен чыккан.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче урамга 138 кеше үзләре чыккан, шуларның 122се балалар. Бу вакыйгада беркем дә зыян күрмәгән.

-Кәрәзле телефоннар һәм пауэрбанклар литий-ион аккумулятор батареяләреннән эшли. Бу энергия чыганагы суга тулысынча батканда гына сүнә. Зарядкадагы телефонны игътибарсыз калдырмагыз, төнлә зарядкага куймагыз, телефонны мендәр астында калдырмагыз, торакка янгын хәбәрчесен урнаштырыгыз —төтен чыкса, прибор тавыш сигналы бирәчәк, - дип искәртәләр ведомствода.

Фото: "Башинформ". 

Автор:
Читайте нас в